«Ямьле Саба» язгы ташуга әзерләнә
Район яңалыклары

«Ямьле Саба» язгы ташуга әзерләнә

Елның һәр фасылында без яратып йөри торган “Ямьле Саба” яр буе зонасында җанлылык сизелә. Чөнки һава торышы тиздән бездә язгы ташу башланачагын искәртә.

“ПМК-Мелиорация” хезмәткәрләре бүген әлеге участокта су агу өчен канауларны кардан чистарта башлады. Яз имин килсен, хәвеф-хәтәрләр булмасын, ямьле җәйне кабат матур яр буйларына сокланып үткәрергә насыйп булсын дип телик.


Нет комментариев