«Яшьлек» яшьләр үзәге Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан күңелле стартлар оештырды
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан
«Яшьлек» яшьләр үзәге, «Шәмәрдән «Үсеш» лицее белән берлектә, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан күңелле стартлар оештырды.
Балалар эстафеталарда һәм мавыктыргыч ярышларда катнашып көчләрен сынадылар һәм күңел ачтылар. Бәйрәм ахырында барлык балаларга дипломнар һәм символик бүләкләр тапшырылды. Мондый чаралар команда рухын ныгыта, спортка мәхәббәт тәрбияли, иң җылы истәлекләр тудыра. Алда балаларны күңелле җәй көтә. Аларга хәвеф-хәтәрсез матур яллар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев