Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яуга киткәннәр һаман да “кайта”

Сүзем сугышта хәбәрсез югалганнар хакында. Бабамның бертуган энесе Галиәхмәд (фотода)турында без әллә ни белмибез дә шикелле. Укытучы булган. Ирле-хатынлы Йомгалак мәктәбендә укыткан җиреннән 1939 елда икенче Бөтендөнья сугышы башлангач, илне сакларга чик буена киткән һәм 1941 елның декабрендә хәбәрсез югалган. “Хәтер китабы” язылгач, анда нибары шушы мәгълүмат бирелгән иде.

 

Бөек Ватан сугышының яшерен документлары архивлардан чыгарыла башлагач, аның янында ике документ барлыкка килде. Болар – Саба хәрби комиссариатыннан алынган сугышта хәбәрсез югалганнар исемлеге. Шунда Гали абый турында (докуметларда ул шулай йөри) аларның хәрби частьләре Шепетово станциясендә булганлыгы турында да язылган. 

Аның ике ел ярым солдат хезмәте һәм ярты ел фронттан истәлеккә җибәрелгән бары берничә фото гына сакланган. Шуларны барлап утырганда, кабаттан классташым Айтуган Хаҗиев белән очраштык. Ул да кызыксынуын яшермәде, Бөек Ватан сугышыннан аның ике бабасы (Тенекидән Хатмулла Сабиров һәм Юлбаттан Миннебай Хазиев) исән-имин әйләнеп кайтсалар да, ул да минем кебек яу  кырында  ятып калган башка солдатларның язмышы белән кызыксына, туганнарын эзли. Һәм бервакыт Айтуган миңа шалтыратмасынмы. “Абыеңа (сүз Галиәхмәт абый турында бара) рәхмәт әйтергә телим.  Китапка теркәлгән документларны актарып утырганда, мин дә җәмәгатемнең сугыштан кайтмый калган карт бабасының исем-фамилиясенә юлыктым бит әле”,– дип сөйләп китте ул.

Тенекидән яуга киткән 112 кешенең 78е  туган  җир­лә­реннән   еракта күзләрен мәң­гелеккә  йомган. Хәбәрсез югал­ганнарны  эзләү дәвам итә. Һәркем үзенең газиз бабасы, туганы турында  мәгълүмат табу теләге белән  яна. Галиәхмәт абыйның кардәшен, Габделкотдус хакында оныклары тагын мәгълүмат таптык дигәндә генә, ул Теләче ягыннан нәкъ шундый исем-фамилияле, туган елларына кадәр туры килгән солдат булып чыга. Шулай да вакытында кайта алмый калганнарның язмышлары әле һаман да  ачыклана. Сугышка киткән соңгы солдатка кадәр.

Камил Хисамиев.   

#МойГеройМояСемья #МинемГеройМинемГаилә                     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев