Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Явлаштауда язгы кыр эшләренә керештеләр

«Саба»җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Явлаштау бригадасында язгы кыр эшләренә керештеләр

Авыл кешесе өчен иң җаваплы чор - елны туйдырырлык көннәр башланды. Җирдә эшләүдән тәм тапкан чын игенче-механизаторлар бу сәгатьләр җитүен алдан ук көтеп алдылар. Авыр, мәшәкатьле, тузанлы эш булса да, икмәк игүдән, азык-төлек муллыгы булдырудан да игелеклерәк, саваплырак хезмәт табылырмы?  Бу көннәрдә «Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Явлаштау бригадасында да язгы кыр эшләренә керештеләр.Бүгенге көндә кырларга ашлама кертү эшләре башланып китте.Башкарган эшләре уң булсын, һава шартлары уңай килеп, басулардан мул уңыш җыеп алырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев