Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яхшылык бүләк ит

Саба урман хуҗалыгы музеенда хәрби операциядә катнашучы солдатларның балалары өчен «Яхшылык бүләк ит!» дип исемләнгән чара оештырылды

Чараны Саба туган якны өйрәнү музее һәм Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре авыр тормышшартларына эләккән балаларның дөньясын бераз гына булса да күңелле итү, җылы хисләр бүләк итү максатыннан оештырдылар.Чарада катнашучылар бик теләп агач эшләнмәләрне төрле матур төсләргә буядылар.Балаларга Лесхоз бистәсе сувенир цехы турында сөйләнелде, шулай ук агач эшләнмәләрне буяу ысуллары турында белделәр. Аннары катнашучылар өчен Яңа ел викторинасы үткәрелде. Чара вакытында Яңа елның барлыкка килү тарихы турында мәгълүмат тупладылар һәм сорауларга җавап бирделәр. Кичә табын артында тәмле ризыклар белән чәй эчеп тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев