"Илһамият" конкурсының гала концертында катнашу
Район яңалыклары

"Илһамият" конкурсының гала концертында катнашу

7 декабрь көнне Казан Дәүләт мәдәният институтында "Илһамият" сүз һәм вокал сәнгатьләренең Халыкара конкурс-фестивале узды. Явлаштау мәдәният йорты каршындагы "Канәфер" фольклор коллективы һәм үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы Ринат Шамилов "Сүз сәнгате" һәм "Вокал сәнгате" номинацияләре буенча чыгыш ясадылар.

 8 декабрь көнне "Илһамият" конкурс-фестиваленең гала- концерты булды. "Сүз сәнгате" номинациясе буенча чыгыш ясаган "Канәфер" фольклор коллективы 3 дәрәҗә Диплом һәм махсус бүләккә, "Вокал сәнгате" буенча чыгыш ясаган Ринат Шамилов 1 дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булдылар. Алга таба да уңышлар телибез!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru


Нет комментариев