Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Илбашы Котлавын алдылар

Июль ае Шәмәрдәндә яшәүче Сәрия Шәяхмәт кызы Фәхретдинова һәм Сатышта гомер кичерүче Суфия Әбүбәкер кызы Ситдикова өчен дә 90 яшь тулу белән истәлекле. Олы юбилейлары уңаеннан аларга Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатлары тапшырылды.

Сәрия Фәхретдинова Югары Утар авылында туган. Башлангыч белемне туган авылында алган, Керәннедә 7 сыйныфка кадәр укыган. Әтиләре Фин сугышыннан кайтуга вафат була. Әниләре биш бала белән ялгызы кала. Ачлыктан балаларны саклап калу өчен Бурятиягә китеп, алты ел анда яшиләр. Аннары туган якларына әйләнеп кайталар. Сәрия апа 1956 елда кияүгә чыга, Шәмәрдәндә яши башлыйлар. Икмәк тапшыру пунктында 10 ел, промкомбинатта тегүче-моторист булып эшләп, 1985 елда лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Бер уллары вафат була. Бүгенге көндә улы Расим белән яши. Тугыз оныгы, ун оныкчыгы бар.

Суфия Ситдикова Сатыш авылында туган. 1941 елда әтиләре сугышка алынып, яу кырында ятып кала. Әниләре дүрт баланы ялгызы аякка бастыра. Суфия апа яшьтәшләре белән бергә кечкенәдән колхозда эшли. Сугыштан соң да тавык фермасында эшли, салам туратырга йөри. 1954 елда Хатыйп исемле егет белән тормыш коралар. Ике кыз, ике ул тәрбияләп үстерәләр. Соңыннан мәктәптә җыештыручы булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Ире һәм бер улы вафат. Суфия апа балаларына, җиде оныгы, уналты оныкчыгына хәер-дога кылып хәерле, имин картлык кичерә.

Фото: ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев