ИЛЬЯС ЧИШМӘСЕ  – ИКШЕРМӘ  КҮРКЕ
Район яңалыклары

ИЛЬЯС ЧИШМӘСЕ – ИКШЕРМӘ КҮРКЕ

Республика көне Татар Икшермәсендә яшәүчеләр күңелендә Ильяс чишмәсе ачылу тантанасы белән истә калды.

Олысы-кечесе, авыл ур­тасындагы изге  урын­га  бәйрәмгә чыкты. Милли киемнәрдәге үзеш­чәннәр Илдус Га­лиевның гармун моң­нарына кушылып, татар җырларын  яңгыратты.   Авыл халкының шатлыгын  уртаклашырга район җитәкчеләре дә  килде. Һәркем эчке  сок­лану белдереп,  беркемне дә кабатламый торган чишмә буе манзарасы белән танышты. Аның һәр җирендә җентекләп уйланылган матурлык: чишмә юлындагы тигезләп җәелгән төсле ташлар, һәр бас­кычында төсе үзгәреп торган электр яктырткычлары, авылдан килә торган юл, кое һәм сиртмә ролен үтәүче гаять зур торна – бо­ларның барысы  өчен дә Татар Икшермәсендә  яшәүчеләр авылдашлары  Мәҗит Салиховка бурычлы...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары


Нет комментариев