Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иминлекләрен кайгыртмаганнар

Агымдагы ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә Шәмәрдәннең Төзүчеләр урамында иртәнге сәгатьтә үткәрелгән “Тоннель” операциясе барышында барысы 82 автомобиль туктатылды.

Шуларның арасыннан 10 йөртүченең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүләре ачыкланды. “Язгы каникуллар” чарасы вакыты була торып та, балаларын махсус утыргычсыз йөрткән өчен 6 йөртүче административ җаваплылыкка тартылды. Автомобиль белән идарә итүчеләрнең 4есе үзләре дә иминлек каешын эләктермәгән иде. Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүләре сәбәпле салынган штрафлары булу-булмавы да тикшерелде. Штрафларын вакытында түләмәгән өчен март аенда 8 йөртүчегә арест чарасы кулланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев