7 августта Байлар Сабасында "Олимп" стадионында инвалидлар арасында җиңел атлетика буенча Саба муниципаль районы беренчелеге һәм Чемпионаты булып узды.
Ярышларда катнашучылар 100 метрга йөгерү, 200 метрга йөгерү, 800 метрга йөгерү, 1 500 метрга йөгерү һәм ядрә ыргыту буенча көч сынашты. Җиңүчеләр һәм призерларны грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләделәр. Барлык спортчыларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
Фото: saby.tatarstan.ru
Нет комментариев