Инвалидлар декадасында хәйрия акциясе
Район яңалыклары

Инвалидлар декадасында хәйрия акциясе

Декабрь башы ел саен Инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен гади аралашу бик мөһим. Аларның кайгыртучанлык һәм игътибар үзәгендә булуы мөһим. 5 декабрь көнне, Инвалидлар Декадасы кысаларында Эзмә авыл җирлегенен Эзмэ мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия акциясе уздырдылар - Йосыповлар, Юсупҗанова Илзирә, Шайдуллина Фәридә һәм Фаттахов Илмирның өйләренә барып, күчтәнәчләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Мәдәният йорты үткәргән мондый чаралар мөмкинлекләре чикле кешеләрдә һәрвакыт зур кызыксыну уята.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru


Нет комментариев