Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Җирдә үзеңнән соң якты эз калдырасың килсә – укытучы бул»

«Җирдә үзеңнән соң якты эз калдырасың килсә – укытучы бул» дигән бер акыл иясе. Укытучы хезмәтенең бөтен асылы, нинди фидакарь һөнәр иясе булуы әлеге сүзләргә сыеп беткән кебек.

 Быел республикабызда игълан ителгән «Укытучы һәм остаз», «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы» уңаеннан районыбызда күп чаралар уза. Югары Шытсу мәдәният йортында  30 апрельдә бөтен гомерләрен  әлеге авылда балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлап, үзләреннән соң якты эз калдырган  Мария һәм Иван Гордеевларны искә алу кичәсе үтте. Күркәм чараның «Алар һәркемнең язмышында» дип аталуы үзе үк мөхтәрәм шәхесләрнең күпләр язмышында урын алуларын күрсәтә.

Мария Федоровна һәм Иван Кузьмич  – яшь буынны тәрбияләүдә батыр, фидакарь хезмәтләре белән халык рәхмәтен, ихтирамын казанып, зур дәрәҗәләргә ирешкән олуг йөрәкле шәхесләр.  Кырык  елга якын  Югары Шытсу авылында башлангыч сыйныфларда белем биреп, һәр сабыйны белем иленә җитәкләп алып кергән укытучыларны авыл халкы бүген дә зур хөрмәт белән сөйли. Искә алу  кичәсе оештырылуы да шуның бер ачык мисалы.

 Ширәмәт районы Нариман авылында  туып-үскән кыз белән Кызыл  Йолдыз районы Үри Чаллысы  авылы егете 1949 елда кавышып, гомер буе  гаиләдә дә, хезмәттә дә уртак максатлар белән янәшә атлыйлар. Икесе дә Чистай шәһәренең укытучылар әзерләү училищесында белем алалар. Иван Кузьмич мәгарифкә килгәнче үк  сынаулы һәм җаваплы  юл үтә. 1940 елда армия сафларына алынып, Тбилиси шәһәрендә 136нчы полкта лейтенантлар әзерләү мәктәбендә укый башлый. Алты ай укыгач, шәһәр урамыннан барганда күмер төягән 3 тонналы машина стройны таптап китә.  Иван Кузьмич тәгәрмәч астында калып, кулын һәм аягын имгәтә.  Госпитальдән савыгып чыккач, хәрби хезмәткә яраксыз дип өенә кайтарыла һәм Каз Чаллы авылына укытучы итеп билгеләнә. 1942 елда кабат фронтка китә. Башта 2нче, аннан 3нче Белоруссия фронтында 146нчы укчы полкында сугыша. Смоленск, Вильнюс, Кенигсберг һәм башка шәһәрләрне азат итүдә керткән өлеше өчен "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә. Разведчик буларак, сугыш дәвамында гел  пехота белән алгы сызыкта атлый. Күрсәткән батырлыклары өчен унлап  медаль, биш тапкыр И.В.Сталинның шәхси рәхмәтенә ия була.  1945 елның декабрендә туган якларына әйләнеп кайта. 1947 елдан аның тормышы Саба районы белән бәйләнгән. Мамалай һәм Шытсу  авылында  мәктәп директоры, 1952-1954 елларда Шекше авылы балалар йорты директоры итеп билгеләнә.  Аннан кабат Югары Шытсу мәктәбе директоры булып кайтып, лаеклы ялга чыкканчы тормыш иптәше Мария Федоровна белән  биредә эшлиләр.  Шытсулылар үз итеп  аларга Иван абый һәм Мәрьям  апа дип эндәшәләр. Ә 1982 елда Иван Кузьмичның туган ягы - Балык Бистәсе районы Үри авылына күчеп кайталар.

"Без аларның күчеп килгән кешеләр, керәшен гаиләсе икәнлеген бөтенләй белмәдек. Югары Шытсуда чын татар гаиләсе булып, һәркем сокланырлык итеп яшәделәр. Бар яктан авыл халкына үрнәк булдылар. Еш кына радио, телевидение аша төрле тапшырулар тыңлап, китаплар укып, андагы геройларның ирешкән уңышларына сокланабыз. Баксаң, андый кешеләр үзебезнең арада гына икән бит. Әгәр әлеге чараны үткәрмәсәк, бүгенгә кадәр Гордеевларның нинди зур шәхесләр икәнлеген тулысынча аңлап бетерә алмаган булыр идем. Балалары белән ныклап аралаша башлагач кына алар турында күп мәгълүматлар белүгә ирештем", –дип искә алды чараны алып баручы, Югары Шытсу мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнар Шәрифуллина.

Гөлнар ханымның сүзләрен кичәдә оештырылган бай күргәзмә дә раслый иде: биредә аларга тапшырылган  күп санлы  РСФСР  күләмендәге бүләкләр урын алган,  Иван Кузьмичның И.В.Сталинның култамгасы белән мөһере сугылган сугышчан книжкасы, шулай ук районда икенче кеше булып алган "Халык мәгарифе отличнигы"  таныклыгы да бар. Әйтерсең лә, залның түрендәге фоторәсемдә үзләрен шулай хөрмәтләүләренә, искә алуларына рәхмәт белдереп, тыйнак кына елмаялар  кебек иде алар. 

  

Искә алу чарасында алар турында күп хатирәләр барланды, мактау сүзләре яңгырады, чыгыш ясаган һәркем истәлекләре белән бүлеште.  Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Булат Мәүлетов  әлеге кичәнең мөхтәрәм укытучыларның исемнәрен киләчәк буыннарга тапшыруда роле зур булуын билгеләп үтте.

Шулай ук "Шытсу" авыл хуҗалыгы предприятиесе вәкиле Илгиз Салихов тәрбияви кичә оештырган Гөлнар һәм Илшат Шәрифуллиннарга зур рәхмәт сүзләре белдерде. 

"Без Иван абый һәм Мәрьям ападан белем һәм  тәрбия алган балалар. Аларга бүген дә рәхмәтлемен:  безгә төпле  белем белән бергә, иң кирәге – хезмәт тәрбиясе бирделәр. Иван абый  директор буларак, коры кеше иде, мәктәпне нык тотты. Тәртип бозулар   булса, линейкада орыша иде, әмма Мәрьям апа һәрвакыт балаларны яклау ягында иде. Бервакытта да балаларга җил-яңгыр тидермәде", – дип искә алды Илгиз әфәнде.

Аның сүзен залда утырган кызлары Зоя да: "Әни безне дә  өйдә гел яклый иде",– дип  куәтләде. Кичәдә Түбән Шытсу төп мәктәбе дирекциясе дә катнашып, Иван абыйның укучысы буларак, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Җәүһәрия Мусина,  гомере буе укытучы булып эшләгән  Бәдыйголь Йосыпова  истәлекләре белән бүлеште.  Мария һәм Иван Гордеевлар үзләре үрнәгендә тәртипле, хезмәт сөючән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Төрле төбәкләрдә яшәп, нәтиҗәле хезмәтләре белән хөрмәт казанган Зоя, Николай, Галина, Раиса, Юрий Гордеевлар барысы бергә сәхнә түренә күтәрелгәч, кичә тагын да җанланып китеп, гаилә концертына әверелде.  Берсеннән берсе сәләтле, җыр-моңга гашыйк  туганнар  сәнгати осталыклары белән сокландырып,  матур  чыгышларын бүләк иттеләр. Кичә авылдашлары Татарстанның атказанган артисты Әхмәт Кәримов һәм Гүзәл Садыйкова сүзләренә иҗат иткән  Илшат Шәрифуллин башкаруындагы  "Шытсуым" җыры белән башланса,  бу көнне авылга багышланган янә бер җыр туу белән истәлекле булды. Апалы-энеле Галина Сабирова  һәм Юрий Гордеевның "Шытсуым" дигән табадан гына төшкән җыры кичәне үз дулкынына алып кереп китте. Юрий Ивановичның автор-башкаручы, күп кенә смотр-конкурслар лауреаты икәнлеген дә күпләр беләдер. Укытучы булып эшләүче Юрий Иванович Балык Бистәсенең  Үри авылында төп йортта гомер кичерә. Олы  уллары Николай Иванович Казанның Горбунов исемендәге заводта әйдәп баручы инженер булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Галина ханым Сабада гомер кичерә. Раиса Ивановна Казан шәһәренең  27 гимназиясендә укыта. Аның кызы Алиса Хәкимова да   университетның  татар-инглиз бүлеген тәмамлаган.

«Әти-әни безгә һәръяктан үрнәк шәхесләр булдылар.  Без үскәндә  куяннар асрый идек. Әти безгә аларны оялап  бүлеп бирә, һәрберебез ашатып, асларын карап, тәрбияләп тора идек.  Һәр көнне балаларга  көндәлек эшләрнең исемлеге язылып куелган, кич белән хисап бирә идек. Әтинең төп максаты һәр балага белем генә түгел, хезмәт тәрбиясе дә бирү булды. Әти-әни бер-берсен шулкадәр хөрмәтләп, яратышып, бик бәхетле яшәделәр. Әти начар гадәтләрне белмәде. Бишебезне дә җәмгыятькә лаеклы шәхесләр итеп тәрбияләүне үз үрнәгендә алып барды. Тәрбиядә коры кеше булса да, бервакытта да  безгә –балаларга кул күтәрмәде. Әмма тал чыбыгы гел  түшәмгә кадакланган килеш торды. Бу үзенә күрә бер тәрбия алымы булгандыр инде. Азрак шаяра башласак, әнишул тал чыбыгына гына ишарәли иде.  Шунда ук төрлебез төрле якка тарала идек. Кул белән түгел, күз карашы белән генә тәрбияләделәр. Мин гаиләдә олы бала булгач, әти үзенә ияртеп мине урманга печән чабарга, миллек әзерләргә алып менә иде. Алар тәрбиясе безгә тормыш иткәндә зур мәктәп булды », –дип сөйли  гомер буе Теләче районы Субаш мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан белем биргән олы кызлары  Зоя Ивановна. 

Сәхнә җанлы, яшь күңелле Зоя ханым лаеклы ялга чыкканнан соң «Нардуган»  керәшен  халык фольклор ансамблен оештырып,  әле дә   Татарстанның күп сәхнәләрендә чыгыш ясыйлар.   Иң кыйммәте: гаиләдәге биш баланың  өчесе  әти-әни салган юлдан тайпылмыйча, гомерләрен мәгарифкә багышлаганнар, династия әле дәвам итә.

 Кичә башында Гөлнар Шәрифуллина: «Бу очрашу җылы, рәхәт аралашу булып, гомерләрен балалар тәрбияләүгә биргән  бөек шәхесләр рухына дога булып барса иде», дип мөрәҗәгать иткән иде.  Искә алу кичәсе нәкъ шулай, күңелләр теләгәнчә, җылы рухта узды,   мәрхүмнәрнең рухлары да шаттыр, дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев