Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иштуган мәдәният йортында “Самавыр бәйрәме" үтте

Чәй - ерак заманнардан килгән файдалы эчемлек. Күпме шигъри юллар кайнап утыручы самавырга багышланган, ә самавыр һәм чәй эчү — аерылмас төшенчәләр. Элек-электән самавырлы йорт- ямьлерәк, ә утлы күмер кызуыннан гөжләп утырган самавырдан ясалган чәй тәмлерәк саналган. Көнкүрешебезгә яңадан-яңа уңайлыклар үтеп кергән заманда яшәсәк тә, самавырлы табын тирәсендә җыелырга җай чыкканда күңелләр чиксез куаныч белән тула.

29 март көнне Иштуган мәдәният йортына “Самавыр бәйрәменә” «Ак калфак» клубы әгъзалары һәм фольклор коллективлар килде. Катнашучылар өстәл артында чәй һәм тәм-том белән сыйландылар. "Чәй атамаларын кем күбрәк белә?", "Кем кайнар чәйне кашык белән тизрәк эчеп бетерә" кебек күңелле уеннарда катнаштылар. Матур музыка җылылык хисе тудырды, кунакларны бер-берсе белән дустанә аралашуга рухландырды. Катнашучылар самавыр тарихы белән таныштылар, чәйнең шифалы үзлекләре, самавырның үсеше, Туланың самавыр шәһәре турында белделәр. Чәй тантанасы белән бәйле яраткан мәкальләр искә төшерелде, табышмакларга җавап бирделәр, башка конкурсларда да актив катнаштылар. Ә соңыннан кунаклар үзләренең моңлы җырлары белән күңел ачтылар.

чыганак :http://rdk-saby.do.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев