"Искесен озатабыз, Яңа елны каршылыйбыз"
Район яңалыклары

"Искесен озатабыз, Яңа елны каршылыйбыз"

12 январь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре искечә Яңа елны каршылауга багышланган "Искесен озатабыз, Яңа елны каршылыйбыз» дип исемләнгән күңел ачу-уен программасы үткәрделәр. Яңа ел җырлары җырладылар, биеделәр, күңелле Яңа ел уеннары уйнадылар. Чара ахырында 80 нче еллар дискотекасы оештырылды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru


Нет комментариев