Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иштуган яшьләре гитара белән учак янында кич утырды

«Җырлый торган гитара» дип исемләнгән кичәгә авыл яшьләре җыелды

   Яшьлек – иң кыю өметләр, эзләнү, ачышлар һәм  максатларны тормышка ашыру вакыты. Иштуган мәдәният йорты һәм китапханәсе белгечләре яшьләр өчен «Җырлый торган  гитара» дип исемләнгән кичә үткәрделәр. Дөрләп янган учак, утлы күмер,чокырдагы тәмле  чәй исен, гитара астында башкарылган  тавышны компьютерда «модельләштереп» булмас иде. Шуңа күрә без моңа гитара астында искиткеч җырлар башкаручы дусларыбызның тавышын ишетергә кирәк булу сәбәпле генә җөрьәт иттек. Чарада катнашучылар гитара тарихы, аның популярлыгы, шагыйрь һәм язучыларның аңа карата мөнәсәбәте турында күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүмат белделәр, гитарада уйнау осталарын һәм заманча җыр башкаручыларны искә төшерделәр. Балалар үзләре гитара астында җырлар җырладылар, уеннарда катнаштылар. Учакта әзерләнгән бәрәңге белән сыйландылар. Учакта пешкән бәрәңге аеруча тәмле һәм хуш исле. Ут кешеләрне берләштерә. Чара күңелле, дустанә һәм җылы шартларда узды.

дип хәбәр итә Иштуган авыл җирлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев