Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юлбат мәктәбендә диңгезчеләр белән очрашу узды [+фото]

Кунаклар мәктәп тормышы белән танышып, музей эшчәнлегенә югары бәя бирделәр. Очрашу программасы Юлбат мәдәният йортында дәвам итте.

Хәрби-патриотик айлык кысаларында Юлбат төп мәктәбендә 2 ранг капитаны, "ТР Диңгезчеләр җыены" республика иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Хәмид Абдуллаҗанов һәм ТР  хәрби  диңгез флоты ветераннар оешмасы  вәкилләре белән очрашу булды.  Кунаклар мәктәп тормышы белән танышып, музей эшчәнлегенә югары бәя бирделәр. Очрашу программасы Юлбат мәдәният йортында дәвам итте. Хәрби-диңгез флоты ветераннары  ансамбленең «Экипаж – бер гаилә» концерт программасы тәкъдим  ителде. ТР Диңгез флоты оешмасының Саба районы филиалы җитәкчесе Илдус Галиев катнашучыларны якынлашып килүче 23 февраль бәйрәме һәм хәрбиләр өчен истәлекле дата – 15 февраль, Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көне белән котладылар. Әлеге чарага авыл халкы да битараф калмады, мәдәният йортының ветеран хезмәткәре Сәрия Мансурова җылы теләкләрен шигьри юлларга салып җиткерде. Чара кысаларында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов тантаналы рәвештә 7 сыйныф укучылары Нәзилә Ганиевага һәм Миндияр Сәйфуллинга Россия Федерациясе гражданины паспортларын тапшырды. Марат Кәримов укучыларга Ватанны яратырга һәм хөрмәт итәргә, Россия Федерациясенең лаеклы гражданнары булырга өндәде. Очрашу тантанасы Бөек Ватан сугышы ветераннары һәйкәленә чәчәкләр салу һәм бер минутлык тынлык белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев