Юлдагыларны өйдәгеләре көтә
2005 елдан башлап ноябрьнең өченче якшәмбесе юл фаҗигасендә үлүчеләрне искә алу көне итеп билгеләп үтелә.
Акциянең төп максаты – юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләрне тагын бер кат искә алу һәм шулай ук аварияләрнең күп булуына игътибарны юнәлтү. Әлеге дата уңаеннан Шәмәрдән лицееның “Светофорчик” ЮИД отрядында һәм “Беренчеләр хәрәкәте” оешмасы составында торучы укучылар ГАИ инспекторлары белән берлектә акциягә чыктылар. Машиналар хәрәкәте бетеп тормаган, тротуардан җәяүлеләр барган урамның үз кагыйдәләре бар. Шулардан чыгарга ярамый. Юкса, күңелсезлекләргә юлыгуың бар. Бәхетсезлек тә ерак йөрми. Быел Россиядә юл-транспорт һәлакәтләрендә 11535 кешенең гомере өзелгән. Шуларның 674е – балалар. Транспорт чаралары белән идарә итүчеләрне йөргән саен шомара дип уйлый күрмәгез. Стажлары 30 елдан артканнар барлык аварияләрнең 17,5 процентына сәбәпче булган. Ике-биш ел руль артында йөрүчеләр өчен бу күрсәткеч 10,1 процент тәшкил итә. ГАИ хезмәткәренең тылсымлы таягы автомобильләрне туктаткач, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе район бүлекчәсе начальнигы Гүзәл Ягәфәрова йөртүчеләргә акциянең максатын аңлатты. Чара укучылар өчен дә “ликбез” булып әверелде. Таксист Айдар Шәрәфиев яшь инспекторларны тыңлап кына калмады, киңәшләрен дә бирде. “Юл аркылы бары тик “зебрадан” гына чыгарга кирәк. Әле ул да абсолют өстенлек бирми. Җәяүлеләр сукмагыннан чабып чыгарга ярамый. Хәзер бозлавык, машина туктап бетә алмаска мөмкин”, – дип аңлатты ул. ЮИД отряды җитәкчесе, укытучы Эльмира Гәрәева: “Автомобильнең туктаячагына тәмам ышангач кына “зебрадан” чыгарга кирәк”, – дип өстәде. Юл-патруль хезмәте инспекторы Фаил Мәҗитов та әңгәмәгә кушылды. Шунысы куанычлы, ул туктаткан автомобиль йөртүчеләрнең үзләрен һәм гаиләләрен, туганнарын юл фаҗигаләре читләп үткән. Гел шулай була күрсен. Ә менә Айдар Хәйруллин 11 ел элек Казанда энесе белән килеп чыккан бәхетсезлек очрагын көрсенеп искә алды. Аны таптап киткән йөртүченең психик тайпылышлары булган дип табылган. Ни аяныч, шундыйлар да чыга юлларга һәм башкаларга кайгы-хәсрәт китерә.
Акция барышында яшь инспекторлар машина йөртүчеләргә, аларның пассажирларына, җәяүлеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләре белешмәлекләре, яктылык кайтаргыч элементлар, “Соблюдаем правила – переходим правильно” слоганлы ручкалар тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев