Каләмдәшебез Фәридә Вилданованың тәүге китабы дөнья күрде
Шушы көннәрдә 50 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үткән Фәридә Фәрит кызының тормышында тагын бер күңелле вакыйга булды- аның беренче - «Язмыш бизмәне» дигән китабы дөнья күрде.
Фәридә Вилданованың әлеге китабында гыйбрәтле вакыйга- язмышлар тасвирланган “Язмыш бизмәне” дип аталган повесте урын алган. Биредә кеше һәм җәмгыять, ата-ана һәм бала, ир белән хатын мөнәсәбәтләре, тормышның бормалы бусагалары, кеше яшәешенең максаты турында фәлсәфи уйланулар, бәхетсез мәхәббәт сурәтләнгән. Автор әсәрдә тормышта ялгыш адымнар ясаудан саклану, үзеңнең үтелгән гомер юлыңа нәтиҗәләр ясарга өйрәнү, сайлаган кыйблаңнан тайпылмау һәм башка шундый кешелек кыйммәтләрен төрле геройларның язмышлары һәм аларның хис-кичерешләре аша ачып бирә.
Китап киң даирә укучыларга тәкъдим ителә. Кызыксынучылар өчен бу китап безнең редакциядә бар.
Фәридә Фәрит кызын яңа иҗат җимеше белән котлыйбыз! Укучыларыгыз күп булсын, сау-сәламәт булып, илһамланып яңа әсәрләр иҗат итәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев