Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Камил абый 85тә дә вальс әйләнә

Бүген Саба район китапханәсенең уку залында хезмәт ветераны, «Өлкәннәр» клубының актив әгъзасы Камил Әгъләмҗан улы Галимҗановның 85 яшьлек юбилеена багышланган «Яшьнәп үткән яшьлек» дип исемләнгән портрет-кичә үткәрелде.

 «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән мәкаль Камиль абый тормышына туры килеп тора кебек. Ул яшәү дәверендә тракторист та, шофёр да, зоотехник та, төзүче-инженер да, пекарняда директор да, биюче дә, спортсмен-тренер да булган кеше. Һәр һөнәрне зур кызыксынучанлык белән үзләштергән.  2022 елда балалар һәм яшүсмерләр өчен спортта хоккей, туплы хоккей, шорт-трек төрләре буенча тренерлык уңышлары өчен Татарстан Республикасы спорт министрлыгыннан  “Татарстан Республикасы физик культура һәм спорт отличнигы” билгесе белән, күпсанлы медальләр, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Кичәгә балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе Рифат Хисамов , ветераннар советы җитәкчесе Фәнил Ильясов, Үзәк мәчет имам-хатибы Илдар Яхин, "Өлкәннәр" клубының актив әгъзалары, хезмәттәш дуслары да килгән иде. Барысы да Камил абыйны чын күңелдән котлап матур теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм хөрмәтенә район мәдәният йорты хореографы Айсылу Зарипова һәм юбилярыбыз вальс биюе башкардылар, Саба сәнгать мәктәбендә укучы балалар да матур бию белән чыгыш ясадылар. Дус-туганнардан, оныклардан видео-котлаулар, матур җырлар яңгырады. Чара ахырында үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова коллектив исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев