Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

КАР ТҮГӘЛӘР, АГАЧ БИЗИЛӘР

Алдагы якшәмбедә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтү­че торак-коммуналь хуҗа­лы­гы хезмәткәрләренә ел әй­лә­нә эш күләме киме­ми. Җәйгә таба оешма эш­чәнлегенең күп­тармаклы икән­леге ае­ру­ча нык сизелә. Әле күп­тән түгел булган җые­лыш­ларында Саба ком­му­наль хуҗалыгы директоры Илнур Хәбибуллин: ”Үзебезнең яшәгән төбә­гебезнең яшел­­лән­дерү, матурайту, тө­зек­ләндерү, чисталыкны бул­дыру һәм саклау өчен хез­мәт­кәрләребез киң колачлы эш алып бара”,– дип сөйләгән иде.

Чыннан да, урамга чыксак, курткаларына “МПП” дип язылган кешеләрне әле монда, әле тегендә очратабыз. Кичә сәгать 9да Фәридә Галимова, Гөлфия Гыйззәтова, тракторчы Рафаэль Исакаев составындагы бригаданы Г.Закиров урамында ябалдашлы агачларны формалаштырган чагында туры китердек. Аларны образлы итеп, агачларның стилист-визажистлары дияргә мөмкин. Фәридә Галимова тракторның чүмеченә утыра да, озын саплы “Штиль” пычкысын эшкә җигә. Агач туйга чәч ясаткан кыз кебек чибәрләнеп кала. “Бу әле формалаштыруның беренче этабы гына. Җәй көне тирәк 2-3 метрга кадәр вак ботаклар чыгарып өлгерә. Аларны кисеп төшергәч, матурлыгы аеруча күренә. Ел саен меңнән артык агач формалаштырыла. Былтыр 476 төп миләш тә өстәлде. Бик пөхтәлек, сабырлык, осталык сорый торган хезмәт”,– ди бу эштә дистә ел тәҗрибәсе булган Фәридә Галимова.

Гөлфия Гыйззәтова исә агачларны озын сапка бер­кетелгән кайчы белән формалаштырган чакны да искә алды. “Ничек куллар чыдагандыр”,– ди. Алар әле кечкенә куакларны да төрле формаларга китереп, җәй дәвамында 10-15 тапкыр тәрбиялиләр. Гомумән, Саба эчендәге агачларны дөрес формалаштырып тормасаң, алар чәчләре тузгыган ямьсез кызны хәтерләтер иде. Шушы максатка былтыр 1,309 миллион сум акча тотылган. Ә Сабабызның ямен, йөзен бозып торучы корыган 300 агач киселеп, биләмәләр куаклардан арындырылган.

Предприятие бу көннәрдә кыш буе яуган карларның да үзе эрегәнен көтми, урамнарны киңәйтә, су басмасынга торба башларын ача. “Көндәлек эш вакытында төрле хәлләр булып тора, телефоннан шалтыратып ризасызлык белдерүләргә карамастан, урамнарны вакытында кардан арындыруга ирешә алдык”,– дип сөйләде директор. Кыш дәвамында 45900 кубометр кар чыгарылган. Язгы сулар асфальтланган урамнарга, тротуарларга һәм шәхси хуҗалыкларга зыян салмасын иде.

Фәнил Мәүлетов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев