Кечкенәдән ятимлек ачысын татыган
Бу көннәрдә Явлаштауда гомер итүче Миннекамал Газизулла кызы Аскадилова 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды. Аны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Гайнетдинова,авыл җирлеге башлыгы Ренат Нуриев, хуҗалык җитәкчесе тәбрикләде.
Миннекамал Аскадилова Явлаштау авылында туып үскән. Сугыш башлануга әтисе сугышка китә һәм хәбәрсез югала. Гаиләдә берсеннән-берсе кече өч бала ятим кала. Авыр сугыш елларына туры килгән балачагына ятимлек ачысы да өстәлә. Үсә төшкәч, фермада сарыклар карый. Колхозда төрле эшләрдә хезмәт куеп лаеклы ялга чыга. Ире Нуриәхмәт Аскадилов белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Миннекамал Аскадилова улы Назыйм гаиләсе тәрбиясендә яши. 12 оныгы, 13 оныкчыгы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев