"Кич утыру"
Район яңалыклары

"Кич утыру"

19 ноябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында “Ак калфак” клубына йөрүчеләр “Кич утыру” га җыелдылар.

Тарих укытучысы Айдар Гарипов безне кыскача авылның тарихы, гаилә гореф – гадәтләре белән таныштырды, ә без аңа үзебез белгәннәрне сөйләдек. Кич утыруның үзенә генә хас уеннары “Бармак”, “Чукрак телефон” уйнадык. Фольклор кичә түгәрәк йстәл артында чәй эчү белән тәмамланды.

Фото:http://rdk-saby.do.am

http://rdk-saby.do.am

 


Нет комментариев