Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

КИЧӘГЕ СТУДЕНТ – БҮГЕН БЕЛГЕЧ

Узган җомгада Саба аграр көллияте тантаналы һәм истәлекле 7нче чыгарылышын үткәрде. Махсус урта белем бирү йортын быел Сабадан һәм күрше-тирә районнардан 116 студент тәмамлады.

Аларның 50се – икътисадчы-бухгалтер, 66сы авыл хуҗалыгы механизациясе белгечлеген үзләштерде. Егетләрне-кызларны тормышларындагы истәлекле вакыйга белән котларга II-IV курс студентлары чакырылган, әти-әниләр, район һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре килгән иде. Көллиятне “5”легә тәмамлаучыларга кызыл дипломны район башлыгы Рәис Миңнеханов тапшырды һәм яшь белгечләрнең барысы да эш белән тәэмин ителергә тиешлегенә басым ясады. Көллиятне кызыл дипломга тәмамлаучылар арасында игезәкләр – Саба кызлары Фәйрүзә һәм Фәнзилә Ганиевалар да бар. “Бу безнең өчен онытылмаслык көн булды. Шатлыгыбызны барлык туганнар уртак­лашты. Студент еллары күңелле үтте. Күрше районнардан яңа дуслар таптык. Алар белән гел аралашып яшәргә язсын. Инде ниятебез – үзебез практика үткән хуҗалык бухгалтериясенә эшкә урнашу һәм читтән торып укып, югары белем алу. Теләгебез чынга ашар дип уйлыйм”,– диде Фәйрүзә Ганиева..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев