2024 ел-Россиядә гаилә елы дип игълан ителде
Килдебәк мәдәният йортында Гаилә елы кысаларында «Гаилә – ил терәге» район конкурсының сайлап алу туры булып узды. Конкурста катнашучылар үзләренең иҗади һәм интеллектуаль сәләтләрен "Гаилә белән таныштыру", "Бала төрү", "Токмач кисү" кебек бәйгеләрдә күрсәттеләр, төрле катлаулы сорауларга җавап бирделәр. Бу конкурста барлыгы 3 гаилә катнашты. Аларның һәрберсе үз номинацияләрендә җиңүче булды. Нәтиҗәдә, районда авыл җирлеген Хәкимовлар гаиләсе тәкъдим итәчәк дип карар ителде.


Нет комментариев