Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Килдебәк мәдәният йортында "Кар десанты" акциясе узды

Килдебәк мәдәният йортында «Кар десанты» дип исемләнгән патриотик сәгать - күргәзмә үткәрелде.

5 апрель көнне Килдебәк мәдәният йортында «Кар десанты» дип исемләнгән патриотик сәгать - күргәзмә үткәрелде. Бу чарада Килдебәк урта мәктәбеннән тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Хәлимов Идеал Хәмит улы катнашты. Ул балаларны "патриотизм" төшенчәсе белән таныштырды, "Кар десанты"студентлар эзтабарлар отряды эшчәнлеге турында сөйләде. Әлеге берләшмәнең төп максаты-Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар истәлеген мәңгеләштерү, билгесез сугышчылар каберлекләрен һәм җирсез калган җәсәдләрне ачыклау, Ватанны саклаганда һәлак булган һәм хәбәрсез югалган кешеләрнең исемнәрен һәм язмышларын билгеләү, яшь буында ватанпәрвәрлек, үз илебез тарихына хөрмәт хисен формалаштыру. Аннары «Снежный десант»студентлар эзтабарлар отряды эшчәнлеге турында видеоматериал һәм шулай ук «Африка " фильмы да күрсәтелде. Балалар зур кызыксыну белән күргәзмәне карадылар, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче ОБЖ укытучысы белән аларны экспонатлар белән таныштырдылар. Чара һәлак булган солдатлар истәлегенә бер минутлык тынлык белән тәмамланды.

Чыганак: https://saby.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2072586.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев