Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Коррупциягә каршы комиссия утырышы узды

Рәис Миңнеханов рәислегендә үткәрелгән коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышына барлык муниципаль хезмәткәрләр чакырылган иде.​​​​​​​

Район хакимиятендә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов рәислегендә үткәрелгән коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышына барлык  муниципаль хезмәткәрләр чакырылган иде.

Башта сәламәтлек  саклау  өлкәсендә  коррупция   күренешләрен профилактикалау буенча күрелгән чаралар турында Саба үзәк хастаханәсе  баш табибы  Марат Йосыпов  чыгыш  ясады.  “Коррупциягә  каршы сәясәтнең максаты – медицина  хезмәткәрләре арасында профилактика эшенә бердәм  якын   килү,  норматив-хокук мәгълүматы белән тәэмин итү”,– диде баш табиб. Дәвалау-профилактика учреждениеләре һәм иминият компаниясе  филиалы тарафыннан пациентлар  арасында  анкеталаштыру эзлекле тәртиптә үткәрелә. Хастаханәләргә  килүчеләрне медицина  ярдәме күрсәтүнең куелышы канәгатьләндерәме, хокуклары һәм ирекләре, этика нормалары сак­ланамы – шулар ачыклана.  Быел барысы 450 респондент анкета тутырган, аларның 90 проценты  күрсәтелә торган  медицина  ярдәменнән  канәгать булуын белдергән. Сораштыру нәтиҗәләре планеркаларда анализланган. Поликлиникада гражданнарның  язмача  мөрәҗәгатьләрен  салу өчен махсус әрҗә урнаштырылган. Районда сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупция күренешләре ачыкланмаган.

Башкарма  комитетның кадрлар белән  эшләү  секторы  мөдире Рита Ярмиева  чыгышында керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр ту­рында  декларацияләр тутырганда му­ни­ципаль  хезмәткәрләр җибәргән ти­пик төгәлсезлекләргә, коррупция кү­ре­нешләрен булдырмау мәсьәләләренә тук­талды. Муниципаль хезмәткәр этика һәм хезмәт тәртибе кодексы нормаларын төгәл үтәргә тиешлегенә басым  ясады.  2021 елдагы керемнәре турында барлык муниципаль хезмәткәрләр дә декларация тапшырган  һәм алар  «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәренең Саба му­ниципаль районының рәсми сайтына куелган. “2022 ел өчен дә декларацияләрне вакытында биреп бетерергә  кирәк булачак. Ул – муниципаль  хезмәткәрләрнең  җаваплы вазифасы”,– диде Рита  Ярмиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев