Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ковид белән вәзгыять ничек?

Район үзәк хастаханәсеннән 3 февралгә алынган мәгълүматлар буенча, районыбызда 2022 ел башыннан Covid-19 йоктыручылар саны - 758. Бүгенге көндә үпкә ялкынсынуы белән – 12 кеше авырый, 4 кеше стационарда һәм 8 кеше өендә дәвалана.

Вакцинаны 17468 кеше ясаткан (бу прививка ясатырга тиешле халыкның 81,6 проценты, ягъни күмәк иммунитетка ирешкәнбез дигән сүз), 60 яшьтән югары булучыларның 61,6 проценты гына ковидка каршы инъекция алган. 2022 елның гыйнвар аеннан башлап бүгенге көнгә кадәр коронавирустан 2 кеше үлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев