Ял итүче балаларыбызга костюмлаштырылган кичәләр ошау сәбәпле, "Маскарадлы кичә" оештырылды.
Балалар төрле персонажлар булып киенеп, төрле әкияти образларга керделәр. Көндәгечә көннең беренче яртысы түгәрәкләрдә үтте . Көн җылы булудан файдаланып, Нептун көне дә оештырылды. Сменабыз ахырында традиция булып лагерьның мисс һәм мистерын билгеләргә кирәк булачак, шул сәбәпле буген "Мисс и мистер лагеря" дигән чара үткәрелә.
Фото: http://saby.tatarstan.ru
Нет комментариев