Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кукмара районының «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүчеләр янында булдылар

Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты»нда Янил урта мәктәбенең «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары белән очрашу узды

18 гыйнварда, волонтерлык эше кысаларында, Янил урта мәктәбе «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары, тәрбия буенча киңәшче А. Х.Хисмәтова А.Х., педагог-оештыручы Э.Г. Галимуллина белән бергә, интернатта  тәрбияләнүчеләргә «Кызыл алмалар» спектакленнән өзек күрсәттеләр. Актлар залындагы җылы очрашу, балаларның кайнар алкышлары тәрбияләнүчеләрнең дә, чыгыш ясаучыларның да исендә калды. Чара ахырында килгән кунаклар татлы бүләкләр һәм мәктәп кирәк-яраклары бүләк иттеләр.  Балалар интернат йорты директоры Марсель Хуҗин кунакларга зур рәхмәт белдерде, иҗади уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев