Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күперне ике атнадан ачыла дип ышандыралар

Муса Җәлил урамындагы Саба елгасы аша күперне ремонтлау эшләре төгәлләнү алдында

  Күпләрне әлеге күпернең кайчан төзекләндерелеп бетүе борчый. Әлеге сорауга ачыклык кертү өчен ООО “Базовый проект” җәмгыяте подряд оешмасы прорабы Илсур Фәйзрахмановка мөрәҗәгать иттек. “Күп эшләр инде төгәлләнде. Күпер өстендә яңа асфальт түшәлде. Шулай ук ике яктан йөри ала торган баскычлар әзер. Хәзерге көндә җәяүлеләр юлы кырыендагы коймалар урнаштырыла башлады. Аны декабрь башына тәмамларга планлаштырабыз. Безне суыклар куркытмый. Җылыту системасы кулланабыз. Күпер астында гына эш калып бара. Су улаклары куясы бар.  Анысын техника йөреп торганда да башкарып булачак”, –диде прораб. Сүз уңаеннан, әлеге объектны финанслау лимиты якынча 77 миллион сум тәшкил итә.

  Май аенда иске күпер сүтелгәннән соң башланган ремонт эшләре төгәлләнеп килә. Юл бер-ике атнадан ачыла, ә күперне тулысынча Яңа елга кадәр төзекләндереп тапшырырга вәгъдә итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев