Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кырбашта май чабу бәйрәме үтте

Кырбаш авылында да Май чабу бәйрәмен бик матур билгеләп үттеләр. Кызыклы уеннар, җыр-бию, такмаклар әйтешү - кыскасы, олысы-кечесе барысы бергә күңел ачтылар.

Карлы-яңгырлы һава торышы да куркытмады килгән халыкны. Һәркем үзен төрле конкурсларда сынап карады, гармунга кушылып җырлады, биеде ул көнне. Әлбәттә, бәйрәмнең иң күңелле өлеше табада чыжлап пешкән коймактан авыз итү булды. Аны кайнатма белән дә, уылдык белән дә ашадылар. Мәйдан уртасындагы карачкыны яндырганны халык аеруча түземсезлек белән көтте, чөнки борын-борыннан учакта янган һәрнәрсә көлдән яңага һәм яхшыга әверелә дип исәпләгәннәр. Учак янында әйлән-бәйлән дә күңелле җырлар белән үрелде. Бәйрәмнән һәркем күтәренке кәеф һәм яхшыга ышаныч белән таралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://youtu.be/Il1Fn1Xcb-A