Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мамалай авыл клубында «Исәнме, җәй!» дип исемләнгән балалар сабантуе

Сабантуй-ул иң яраткан, иң күңелле, иң тантаналы халык бәйрәме. 2нче июнь көнне Мамалай авыл клубында Балаларны яклау көне уңаеннан «Исәнме, җәй!» дип исемләнгән балалар сабантуе оештырылды. Чүлмәк вату, таяк һәм аркан тарту, капчык киеп йөгерү, конкурслар - барлык бу ярышларда балалар зур энтузиазм белән катнаштылар. Җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә бар иде, әмма берәү дә кәефен төшермәде, бәйрәм кәефе Сабантуй азагына кадәр сакланды. Бәйрәм чәй табыны артында тәмле коймак белән тәмамланды. Балалар өйләренә яхшы кәеф һәм бүләкләр белән таралыштылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев