Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мамалай авылы мәдәният йортында “Җырлыйк әле!” бәйгесе узды [+фото]

Проектта Балалар иҗат үзәге  һәм 129нчы номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге коллективлары көч сынашты.

Тамаша башланырга ярты сәгать кала залда алма төшәрлек урын да булмады, халык моны түсемсезлек белән көтте. Тамаша өч турдан торды, катнашучылар татар халык, ретро һәм заманча җырлардан торган тезмәләрнең исемнәрен атарга һәм үзләренә тиешле баллны алырга тиешләр иде. Ә залдагы тамашачы экрандагы җырның текстына күз салып, катнашучылар белән бергә җыр-моң дәрьясына чумып утырды.

Бәйге булгач җиңүче дә буладыр инде, Мамалай авылыннан Хәмдүнә Фәйзрахманова шоу-проектның җиңүчесе булды һәм барлык катнашучылар да диплом белән бүләкләнделәр. Чара бәхет һәм шатлык теләп тәмамланды, барлык тамашачылар да күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев