Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Могҗизалар остаханәсе» проекты мастер-классы

28 гыйнварда Шәмәрдән балалар китапханәсендә «Могҗизалар остаханәсе» проекты кысаларында кипкән яфракларны һәм чәчәкләрне ламинацияләү юлы белән китап кыстыргычлары ясау буенча мастер-класс узды.

28 гыйнварда  Шәмәрдән балалар китапханәсендә «Могҗизалар остаханәсе» проекты кысаларында кипкән яфракларны һәм чәчәкләрне ламинацияләү юлы белән китап кыстыргычлары ясау буенча мастер-класс узды. Чарага, остаз буларак, Алсу Камил кызы Юнысова чакырылган иде.

Китап кыстыргычы – кечкенә булса да, бик файдалы әйбер. Аның ярдәмендә китапларны уку һәм аларда кирәкле битне табу уңайлырак. Китаптагы битләр бөкләнми, ертылмый. Китап укучыларга озаграк хезмәт итә. Балалар китапханәсе мөдире Резеда Галиәкбәрова  чарада катнашучыларга китаплар һәм дәреслекләр укучыларның даими юлдашлары булуын, шуңа күрә аларга сакчыл караш кирәклеге турында искәртте.

Кыстыргыч ясау барышында балалар бик тырыштылар, китап кыстыргычлары бик матур булып чыкты. Мондый чаралар кулларның вак моторикасын, фикерләүне үстерә, китапларга мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев