Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мошенниклар сабалыларны телефон аша алдап акчаларын үзләштергәннәр

ПОЛИЦИЯ ХӘБӘР ИТӘ

Кырыгалдар  Сабада  яшәүче С.ның ыша­нычын яулап, Ватсап  аша банк  кар­тасы  мәгълүматларын  сорап  алган. Нә­ти­җәдә С. бер  мизгел эчендә 28500  сум  акчасыннан  колак каккан. 

Билгесез  кеше    урлау    максатын  күздә тотып, белә торып, Ватсап  мессенджерыннан  файдаланып,  интернетта  акча  эшләү  сылтавы белән  М.ның 96 мең  сум акчасын үзенә  күчергән.

Билгесез  кеше  ачыкланмаган шартларда законсыз рәвештә Г.  исеменә теркәлгән “Госуслуги” сервисы профиленә керә, нәтиҗәдә компьютердагы  мәгълүматка блокировка  ясала. Моннан тыш кемлеге  ачыкланмаган бәндә аның исеменә 49800 сумлык   кредит (заем)  рәсмиләштерә.

Хокук  саклау органнарына  билгесез  мошенник телефоннан тиз хәбәр   алмашу   чаралары  ярдәмендә район  кешесе М.ны мобиль телефоннар  сату белән  кызыктырган. Аннары аның банк  картасындагы 28950  сум акчаны башка  картага   күчергән.

Әлеге  фактлар  буенча   җинаять эшләре  кузгатылды.

Эчке эшләр министрлыгының  Саба бүлеге үзләрен банк яисә хокук  саклау  органнары хезмәткәрләре дип  күрсәтеп телефоннан шалтыручылар белән элемтәне шунда  ук  өзәргә  кирәклеге турында  искәртә.

 Диләрә Кәримова,

штаб начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев