Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Оет авылында гомер итүче Сөләйманов Рәүф Сөләйман улына - 90 яшь

Сөләйманов Рәүф Сөләйман улы 1931нче елның 1 июнь көнне Оет авылында дөньяга килә.

Гаиләдә 4 бала булалар, 2 апасы, 1 абые. Әти-әнисе колхозчылар була,әтисе Сөләйман абый авыл Советында сәркатип булып та эшли. Рәүф абый 4 сыйныфны Оет мәктәбендә укый, Шыңарда 7 еллык мәктәпне тәмамлый. Аннан соң басу, кыр эшләрендә, колхозда эшли. “Ачлык, ялангачлык булды. Олылар ат белән, без үгез белән эшли идек. Ындыр табагына көлтә кертү дә безнең җилкәгә төште. Чабаталар тузмасын дип, җир башына салып калдыра идек” – дип искә алды ул. Сугыш беткәч тә, төнне көнгә, көнне төнгә ялгап эшләүне дәвам итәләр, чөнки сугышка киткән ир-атларның яртысы һәлак булган. Башкалар кебек ул да ил язмышына кушылып хезмәткә җигелә: гомер буе колхозда эшләп лаеклы ялга чыга.

1951-1954 елларда Армиядә рядовой солдат булып хезмәт итә. Армиядән кайткач колхозда эшләвен дәвам итә. Җәй көне амбарда үлчәүдә эшли, көтү дә көтә, кыш көне каравылда тора.

1957 елда Оет авылы кызы Рәзифә апа белән тормыш корып җибәрәләр, 2 кыз 2 малай үстерәләр. 6 онык, 8 оныкчыклары бар. Бүгенге көндә Рәүф абый белән Рәзифә апа Оет авылында үз йортларында тигез гомер кичерәләр.

Рәүф абый Хезмәт Ветераны, “Бөек Ватан сугышы” елларында тылдагы хезмәтләрен бәяләп “Фидакарь хезмәт өчен” медале, Бөек Җиңүнең 30, 40, 50, 60, 70, 75 еллыкларына юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев