Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада иң оста «Автобабай» билгеле булды

“Автобабай” бәйгесе чарасына 60 яше тулып киткән 9 кеше килде

 

Районыбызда Халыкара  өлкәннәр  көненә багышлап “Автобабай” бәйгесе  үткәрелә башлаганга 10 ел булды. Юбилей чарасында катнашырга  60 яше тулып  киткән 9 кеше  килде. Башка еллардагыга  караганда   күбрәк  ягъни. Беренче тапкыр  катнашучылар да бар  иде. Машина  йөртү осталыгын   күрсәтү кулга  сөлге тотып көрәшергә  чыгуга охшаш. Бер мавыгып  китсәң, аннан  аерылуы кыен.  Әлбәттә, “Автобабай”га  башкарган хезмәтләре машина  йөртү яисә балаларны юл йөрү  кагыйдәләренә  өйрәтү белән бәйле өлкәннәр  килә. “Ветераннар юлларда сак йөрүче, тәртипле, законнарны  ихтирам итүче кешеләр. Кагыйдәләрне бозмыйлар, оныкларын бакчага,  мәктәпкә  алып бару, кайтарып  кую буенча зур  җаваплылык  алалар”,– диде бәйгене  алып барган  юл-патруль хезмәте инспекторы  Фаил Мәҗитов өлкәннәргә гомуми характеристика  биреп.  

Ярыш, гадәтәгечә,  ике турда үтте: юл хәрәкәте  кагыйдәләре билетларындагы сорауларга  компьютерда  җавап бирү һәм автошәһәрчектә автомобильне тизлеккә маневр  ясап  фигуралы  йөртү. Олы  Шыңарда мәктәптә укучыларны  күп еллар  “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен беләсеңме?” конкурсына әзерләгән, бәйгенең берничә тапкыр җиңүчесе Хәниф Хаҗиевка 20 сорауга  хатасыз җавап табу өчен 2.02 минут  вакыт җитте. Автомобильне вакытка  штрафларсыз фигуралы   йөртүдә иң өлгере  Иләбәрдән Рафис Гайфиев булы  чыкты. Ул дистанцияне 48 секундта узды.  Ике  төр буенча балларны исәпләгәннән  соң 1нче  урын Сабадан  Наил Исмәгыйловка  бирелде. “Бу инде  бишенче  җиңүем. Былтыр  республика этабында  2нче  урынны  алдым. Гомер буе руль артында булгач,  кагыйдәләрне яттан беләм. Аварияләр  китереп  чыгармадым,  штрафларга тартылганымны хәтерләмим”,– диде 45  елдан артык шофер булып  эшләгән  хезмәт  ветераны.

   Җиңүче  Наил Исмәгыйловка, призерлар Кәниф Хаҗиев, Рафис Гайфиевка  “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең район  бүлекчәсе  Гүзәл Ягәфәрова әзерләгән бүләкләрне тапшыруда районның  баш автоинспекторы  Марат Гаязов  катнашты.  Беренче   урынны  алучыга – компрессор, 2нче-3нче  урыннар өчен  инструментлар  җыелмалары  бирелде. Бәйгедә  катнашучылар берсе дә бүләксез калмады. “Килгәнегез  өчен барыгызга да зур рәхмәт.  “Бабайлар” тәҗрибәсен югалтмагансыз. Киләсе елларда  конкурсларда  катнашырга  язсын, үзегез артыннан  башкаларны  ияртегез”,– диде районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Марат Гаязов. “Автобабай”ның республика этабы 5 октябрьдә Казанда була. Район данын Наил Исмәгыйлов  яклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев