Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район финанс-бюджет палатасы коллективы бухгалтерлар көнен Казанда билгеләп үтте

Коллектив К.Тинчурин театрында “Беренче мәхәббәт” спектаклендә дә булды.

 Бухгалтерларның һөнәри бәйрәме уңаеннан финанс-бюджет палатасы коллективы Казанга К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрына барды. Театрга керер алдыннан коллектив Иске Аракчино бистәсендә урнашкан Бөтен диннәр гыйбадәтханәсе дип аталучы  архитектура корылма белән танышып чыкты. Төрле диннәргә багышланган әлеге храм күпләрдә кызыксыну уятты.

Ә көзге ноябрь киче лирик спектакль карау белән тәмамланды. “Беренче мәхәббәт” спектакле һәркемнең күңеленә хуш килде. Актерларның уены, спектакльның куелышы бүгенге көнне тагын да бизәп, һәркемгә уңай эмоциялар бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев