Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район территориясе юлларында «Каршы полоса» профилактика чарасы бара

Агымдагы елның 4 аенда Татарстанда транспорт чараларының юлның каршыга килүче машиналар өчен билгеләнгән өлешенә чыгуы аркасында 72 авария теркәлгән.

Район территориясе юлларында  23 майдан  "Каршы полоса" дигән профилактик чарасы башланды. Статистика күрсәткәнчә, фаҗигаларның күбесе шундый очрак белән бәйле.  Агымдагы елның 4  аенда Татарстанда транспорт чараларының юлның  каршыга  килүче  машиналар өчен билгеләнгән  өлешенә  чыгуы аркасында 72 авария теркәлгән. Аларда 40 кеше үлгән, тагын 126ысы төрле тән җәрәхәтләре  алган. Кырык  мәет юлларда  һәлак булучыларның 43,5 проценты  дигән  сүз.

 " Узып китү (обгон) юлда иң куркыныч  маневрларның берсе.  Бу очракта взгыятьне  узып китү алдыннан дөрес бәяләү иң мөһим булып тора. Машина йөртүчегә узып китү маневры түбәндәге очракларда тыела: алда баручы транспорт чарасы шул ук маневрны башкарганда яки юлдагы киртәне узып китү белән мәшгуль булганда;  шул ук полосада хәрәкәт итүче транспорт чарасы сулга борылу турында сигнал биргәндә;  арттан килүче транспорт чарасы узып китү маневрын башлаганда. Куып узып китә башлаганчы, машина йөртүче үзе чыгарга җыенган хәрәкәт полосасының узып китү өчен җитәрлек дәрәҗәдә буш булуына, хәрәкәт өчен куркыныч тудырмаячагына һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга комачауламаячагына инанырга тиеш. Тоташ сызыкны кискән өчен штрафның күләме 5 мең сум тәшкил итә яисә 4-6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Чара барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүчеләр ачыклауга игътибар артачак”,– ди ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Марат Гаязов.

   Профилактика чарасы  1 июньгә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев