Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Районда «Иминлек каешы” профилактика чарасы бара

Агымдагы елның 3 аенда моның өчен 465 иминлек каешын такмаган йөртүчегә беркетмә төзелгән.

 

 

       Республикада, шул исәптән районыбызда 28 майдан “Иминлек каешы” оператив-профилактик чарасы башланды. Чараның төп максаты – юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан иминлек каешларын куллану юнәлешендә административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау.

  Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, куркынычсызлык каешлары белән җиһазландырылган транспорт чарасын йөртүче һәм пассажирлар аны һәрчак эләктерергә бурычлы.  Әмма таләп  һәрвакытта да үтәлми. Әйтик,  агымдагы елның 3 аенда моның  өчен 465  йөртүчегә беркетмә төзелгән. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре  юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, транспортта бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.  Профилактика  чарасы 10 июньгә  кадәр дәвам итәчәк.

Ясалма  фәһем фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев