Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районда “Иминлек каешы” ункөнлеге бара

Республикада 31 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр «Иминлек каешы» ункөнлеге игълан ителде.

 

 Республикада  31 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр "Иминлек каешы" ункөнлеге игълан ителде. Саба районында  ел башыннан бүгенге көнгә кадәр машинада барганда куркынычсызлык чарасын күрмәгән 1924 кешегә административ беркетмә төзелгән. Бу үзеңне һәм  пассажирларны  куркыныч  астына  кую дигән    сүз. Кагыйдәне  үтәмәү аварияләрдә имгәнү очракларын күпкә арттыра. “Ункөнлектә ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары иминлек каешларын эләктермәүчеләрне административ  җаваплылыкка тартуга  игътибарны нык  көчәтйттеләр. Барлык транспорт хуҗаларын  юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, юлларда игътибарлы һәм сак булырга чакырабыз”, – ди бүлекчә начальнигы  вазифаларын  вакытлыча башкаручы  Илнур Насыйбуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев