Райондагы кыр эшләре көндәлеге
Уңыш -2025
Май аендагы һава шартлары язгы кыр эшләренең сузылуына китерде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 14 майга сабан культуралары чәчү җир мәйданнары азрак “Симет” җәмгыятендә, “Мичән” бригадасында, шулай ук “Сатыш” бүлекчәсендә (план – 1490) төгәлләнгән. “Игенче” җәмгыятендә сабанга 2253 гектарда җир әзерләнеп, шуның 1802 гектарында эш башкарылган (80%). Игенчеләр соңгы яңгырларга кадәр кукурузны да 310 гектарда чәчәргә өлгерделәр. Район буенча тагын 4191 гектарда язгы чәчү үткәрәсе калып бара. Берьеллык үләннәр 3311 гектарда чәчелде.
Үсемлекләр корткычларны булдырмас өчен гербицидлар белән – 2830, гөмбәчекләргә каршы фунгицидлар кулланып 415 гектарда эшкәртелде. Бөртекле культуралар тамырдан – 485, яфрактан 3240 гектарда тукландырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев