Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Райондашларыбыз Алия һәм Зөлфәт Кәримуллиннар балалары белән «ТНВ»да «Гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафонында катнашты.

Бүген Татарстанда җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар уңаеннан «ТНВ» телеканалында 13 сәгатьлек марафон уза.

Саба районыннан Алия Кәримуллина: 5 бала әнисе булуым белән горурланам

Саба районыннан Алия һәм Зөлфәт Кәримуллиннар 5 бала – Дамир, Зәмирә, Данияр, Сәйдә, Мәрьям өчен әти һәм әни. Гаилә «ТНВ» телеканалында бара торган «Гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафонында катнашты.

«Без сайлауларга гаиләбез белән барабыз. Бүген үзебезнең тавышны бирдек инде», – диделәр.

Гаилә башлыгы үзе дә ишле гаиләдә үскән, шуңа үзенең дә балалары күп булуын теләгән икән. «Мин – төпчек малай, 4 апам бар. Безнең дә балаларыбыз күп булуын теләдем», – диде ул.

Балалары дә киләчәктә күп бала тәрбияләү турында хыяллана. «Әти-әнинең мәхәббәте һәрберебезгә җитә», – диде кызлары.

Алия Кәримуллина зур гаиләсе өчен мул табыннар әзерләргә яратуын әйтте. Туганнарны да үзләрендә җыярга яраталар. Алия Кәримуллина – «Ана даны» медале иясе. «Бу безнең өчен көтелмәгән бүләк булды, 24 гыйнварда «Гаилә елы» уңаеннан безне Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кунакка чакырды, без бик шат идек. 5 бала әнисе булуым белән, Татарстанда яшәвебез белән горурланам», – диде ана кеше.

«Татарстан горурлыгыбыз, монда яшәү тыныч, рәхәт, юллар әйбәт, балалар өчен мөмкинлекләр бар. Районда бик күп парклар ачылды», – дип өстәде гаилә башлыгы.

Бүген Татарстанда җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар бара. шул уңайдан «ТНВ» телеканалында «Гаилә белән сайлыйбыз!» дип аталган 13 сәгатьлек марафон уза.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

#сайлаулар

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/saba-raionynnan-aliya-karimullina-5-bala-anise-buluym-belan-gorurlanam-5893003

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев