Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Райондашларыбызга хөкүмәт бүләкләре тапшырылды

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кер­түе өчен Саба муниципаль районы баш­карма комитетының мәдәният бү­­леге начальнигы Рөстәм Фидаиль улы Заһидуллинга;  намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасы Авыл ху­­җа­лыгы җитештерүен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен җаваплылыгы чик­­ләнгән "ПМК" җәмгыяте директоры Ма­ковеев Константин Владимировичка Татарстан Республикасы Министр­лар­ Кабинетының Рәхмәте белдерелде.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм җирле үзидарәне үстерүгә сизелерлек өлеш кертүе өчен Курсабаш авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Зөлфия Габделбәр кызы Гыйльманова Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Нәтиҗәле хезмәте, кече һәм урта эшмәкәрлекне һәм Саба муниципаль районының социаль-икътисадый потенциалын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен “Саба” индустриаль пар­кы” идарәче компаниясе” акцио­нер­лык җәмгыятенең генераль дирек­торы Илшат Тәлгать улы Хуҗин Та­­тарстан Республикасы икътисад ми­­нистрлыгының Мактау грамотасы бе­лән бүләкләнде.

Татарстан Республикасының агро­сә­нәгать комплексы системасында нәтиҗәле хезмәте өчен “Умырзая”  эшкәртү-сату авыл хуҗалыгы кул­ла­нучылар кооперативы рәисе Рамил Рәшит улы Гариповка; Татарстан Республикасының агросәнәгать комп­лексы системасында нәтиҗәле хез­мәте өчен “Курсабаш” җәмгыяте бухгал­теры Миләүшә Фәтхрахман кызы Шәймөхәммәтовага Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәте бел­дерелде.

Шулай ук Миләүшә Фәтхрахман кызы Россия Федерациясе авыл ху­җалыгы Министрлыгы уздырган “Үз һө­­нәренең остасы” конкурсында катнашып, 2023 елның иң яхшы бухгалтеры но­минациясендә Лауреат булды һәм Диплом белән бүләкләнде.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм районның социаль-икътисадый үсе­­шенә зур өлеш кертүе өчен “Та­тар­стан Республикасы инженерлык чел­тәрләре баш идарәсе” дәүләт казна уч­реждениесенең генераль директоры Җәүдәт Мидхәт улы Миннәхмәтов Са­ба муниципаль районының Алтын Билгесе белән бүләкләнде.

Авыл хуҗалыгы тармагында күпь­­еллык нәтиҗәле хезмәте һәм район­ның социаль-икътисадый үсе­шенә зур өлеш кертүе өчен “Мө­хәм­мәтшин” крестьян (фермер) хуҗа­лыгы башлыгы Зөфәр Зиннәт улы Мө­хәммәтшин; күпьеллык нәтиҗәле хез­мәттәшлек һәм җитештерү бизнесын үстерү проектларын тормышка ашыруга зур өлеш керткәне өчен җаваплылыгы чикләнгән «Цинк Саба» җәм­гыятенең техник директоры Алексей Ленарье­вич Мурьянов Саба муниципаль райо­нының Мактау грамотасы белән бү­ләк­ләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев