Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Райондашыбыз, аферачыларга алданып, миллион сумнан колак каккан

Соңгы вакытта районыбыз­да “сезнең картадан акча кү­че­рергә” яки “сезнең исемгә кредит алырга телиләр” дигән сылтау белән абонентларга шал­тыратып мошенниклык итү­челәр ешайды.

Әле шушы көннәрдә генә бер райондашыбыз аферачылардан зур зыян күрде. Көн уртасында аның телефонына мөлаем гына тавышлы ир шалтыратып, үзен Россиянең федераль банк хезмәткәре дип таныштыра һәм оператор белән тоташтырачагын әйтә дә, элемтәне өзә. Бераздан шул ук кеше ватсап кушымтасы аша кабат шалтырата һәм сабалыга аның исеменә кредит рәсмиләштерелүе турында белдерә. Акчаны мошенниклар кулына керүдән йолып калу вариантын да тәкъдим итә. Моның өчен башта ике банкта онлайн кредит рәсмиләштереп, акчаны терминалдан алырга һәм фәлән дә фәлән номерларга  күчерергә дә, кредитны капларга кирәк икән.  Мошенниклар корбаны кушылганнарның барысын да эшли. Шуннан соң гына алданганын сизгән миллион сумнан колак кагучы хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә.

Хөрмәтле райондашлар!

“Сез­нең исемгә кредит алырга җы­е­налар” дип бары тик аферачылар гына шалтырата. Банк хезмәткәрләре беркайчан да алай эшләми. Шуңа күрә телефон аша кредит мәсьәләсендә сүз башлыйлар икән, шунда ук элемтәне өзегез. Тынычлану өчен үзегезнең карта номеры беркетелгән банк белән элемтәгә керегез яки офиска барып мөрәҗәгать итегез. Мошенниклар корган тозакка төшүдән сак булыйк.

Людмила Юзеева,

 штаб начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев