Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Райондашыбыз Лилия Вафина Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән “Оста куллар-2023” конкурсы җиңүчесе булды

Конкурска Рәсәйнең төрле почмагыннан 249 эш тәкъдим ителгән.

  Бөтендөнья татар конгрессы гүзәл затларыбыз арасында “Оста куллар-2023” конкурсы оештырган иде. Хатын-кызлар  “Алтын куллы хатын-кыз” һәм “ Аш-су остасы” номинацияләре буенча бәйге тотты. Кичә, 27 апрель көнне Казанда бәйгенең  җиңүчеләрен тәбрикләделәр.

   "Татар конгрессы" мәгълүматлары буенча бәйгедә 249 эш катнашкан. Рәсәйнең төрле почмагында яшәүче яшь кызлардан башлап өлкәннәргә кадәр   үзләренең булганлыгы, уңганлыгы, алтын куллы булуларын тагын бер кат исбатлаганнар.   Бәйге җиңүчеләре арасында якташыбыз "Саба мендәре" остаханәсе  җитәкчесе, социаль эшмәкәр  Лилия Вафина да бар. Ул үз номинациясендә Татарстаннан бу исемгә үзе генә лаек булды һәм Свердлау өлкәсе һәм  Башкортстан кызлары белән янәшә тәбрикләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев