Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбыз хуҗалыкларында кукуруз чәчү төгәлләнеп килә

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ида­рәсеннән алынган мәгълүматлардан күрен­гәнчә, эш барлык мәйданнарның 6769 гектарында (план 7339 га.) башкарылган.

Район  авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек  ида­рәсеннән  алынган мәгълүматлардан   күрен­гәнчә, хуҗалыкларда  соңгы тезмә  культуралар­дан  кукуруз  чәчү төгәлләнеп  килә. Эш 15 май­га барлык  мәйданнарның 6769 гектарында  (план 7339 га.) башкарылган.  Кукурузны зур  мәй­даннарда ПМК җәмгыяте (744 га.), “Игенче” хуҗалыгы һәм “Шытсу” предприятиесе (600әр гектар) чәчте. Хәзерге  вакытта механизаторлар  үсемлекләрне  тәрбияләүнең агротехник  чараларын   күрә. Уҗым культуралары чүп  үләннәрен бетерү өчен – 6643, корткычларга һәм авыруларга каршы 1725 гектарда эшкәртелгән. Үсемлекләр тамырдан – 6117, яфрактан 5555 гектарда тукландырылган. Иген  культуралары тишелеп  чыкканчы – 3404, шытым биргәч 980 гектарда тырмаланган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев