Районыбызның төрле тармакларында фидакарь хезмәт куйган алдынгылар тәбрикләнде
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Игенче" җәмгыяте шоферы Зөфәр Сәгыйт улы Зарипов, баш энергетик Ранур Нургали улы Шәймәрданов, агроном Рүзәл Рафыйк улы Хаҗиев, тракторчы Илһам Галиәхмәт улы Галиев, "Шытсу" авыл хуҗалыгы җәмгыяте тракторчылары Мөнип Равил улы Заһидуллин, Хәлил Гайнетдин улы Бәдретдинов, "Курсабаш" җәмгыяте тракторчысы Рафис Шәйхулла улы Гыйниятов, "Нырты” җәмгыяте шоферы Рамил Хамат улы Гарифуллин, механизаторы Илнур Хаҗинур улы Дәүләтов, "Саба" җәмгыяте тракторчысы Илнар Галихан улы Шамилов, "Туган Як" җәмгыяте сыер савучысы Фәйрүзә Нәкыйп кызы Тимергалиева, тракторчы Рәис Мөдәрис улы Тимуршин;
күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлеге һәм районда җитештерү бизнесын үстерү проектларын тормышка ашыруга зур өлеш керткәне өчен "Цинк Саба" җәмгыятенең техник директоры Алексей Ленарьевич Мурьянов;
авыл хуҗалыгы тармагында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Шытсу" җәмгыятенең "Айдар" бригадасы директоры урынбасары Раиф Вафа улы Мифтахов;
күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм авыл хуҗалыгы җитештерүендә ирешкән уңышлары, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә зур өлеш керткәне, районның иҗтимагый тормышында актив катнашканы өчен “Зиятдинов Р.Г.” крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Рифат Гаптелфәт улы Зиятдинов, "Умырзая" авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе Рамил Рәшит улы Гарипов;
социаль яклау системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен "Тургай" социаль приютының махсус киемнәрне юу һәм ремонтлау буенча машинисткасы Чулпан Гыйльметдин кызы Әхмәтханова;
сәламәтлек саклау өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Саба үзәк хастаханәсе рентген бүлеге мөдире-табиб-рентгенологы Эмиль Олегович Егоров Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне өчен "ЛесСтройРеконструкция" җәмгыятенең коммерция директоры Әлзам Ангам улы Низаметдинов Саба муниципаль районының Мактау грамотасы һәм алтын билгесе белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев