Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбызның хезмәт алдынгылары тәбрикләнде

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Күпьеллык намуслы хез­мәте, дәүләт социаль сәя­сә­тен гамәлгә ашыруга зур өлеш кертүе һәм актив җәмәгатьчелек эшчәнлеге өчен Кече Шыңар авыл мәдәният йорты мөдире Фәридә Хәйдәр кызы Садыйковага Россия Федерациясе федераль җыенының Федерация  Советы Рәисенең Рәхмәте белдерелде;

Татарстан Республикасы агросә­нә­гать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен, “Нырты” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте механизаторы Зиннур Гыйльмулла улы Миннегулов Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде;

авыл хуҗалыгы җитеш­те­рүен­дә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, “Саба” җәмгыяте технологы Земфира Хәлим кызы Ибәтова Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде;

авыл хуҗалыгы җитеште­рүендә нәтиҗәле хезмәте өчен, “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәм­гыяте тракторчысы Фәнил Фәттахетдин улы Нуретдинов, финанс һәм казначылык органнарында нәтиҗәле хезмәте өчен, Татарстан Республикасы казначылык департаментының Саба районы территориаль бүлеге әйдәп баручы белгече-эксперты Алия Азат кызы Фазылова Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

“Курсабаш” җәмгыяте ветеринария табибы Алмаз Рамил улы Гыймадиев, “Игенче” җәмгыяте ветеринария санитары Расих Вазыйх улы Йосыпҗанов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләк­ләнде.

“Шытсу” җәмгыяте ветерина­рия табибы Ринат Наил улы Баһа­ветдинов, Саба ветеринария берләшмәсе вет-санитар эксперты Азат Заһир улы Нәгыймов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

“Юлбат” җәмгыяте бозау караучысы Лиля Михаеловна Шәяхмәтова, “Шытсу” җәмгыяте бозау караучысы Рәзимә Васыйл кызы Нәбиуллина, “Курсабаш” җәмгыяте терлекчесе Фәнәвил Исмәгыйл улы Ибраев, тракторчысы Мөдәрис Хафиз улы Әхмәтҗанов; сыер савучысы Айрат Гаптерәүф улы Камалов, “Нырты” җәмгыяте ферма мөдире Хәйдәр Миндрахман улы Вәлиев, слесаре Дамир Рәхимбай улы Галиуллин, “Лукоз Саба” җәмгыяте директоры Рәзил Наил улы Гарипов,  “ТАТМИТ Агро” ООО “Восточный” җитештерү мәйданчыгы идарәчесе Виктор Михайлович Сидорук Саба муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев