Районыбызның хезмәт алдынгылары тәбрикләнде
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Юлбат" җәмгыяте тракторчылары Гомәр Гыйльметдин улы Нуретдинов һәм Фәнил Фәттахетдин улы Нуретдинов, «Симет» җәмгыяте сакчысы Роберт Әһли улы Ардатов, тракторчысы Фирденант Фазил улы Заһриев, "Саба" җәмгыятенең "Сатыш" бүлекчәсе шоферы Сәүбән Фәйзрахман улы Хәбибрахманов, тракторчысы Рәлиф Рафаэл улы Шәмсиев, «Саба» җәмгыятенең «Кибәче» бүлекчәсе тракторчысы Илназ Габделхай улы Шәрәфиев, "Юлбат” җәмгыятенең ферма мөдире Илһам Нәкыйп улы Зәйнуллин;
торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Саба МПП ТКХ» акционерлык җәмгыяте сакчысы Гөлнара Шаһинур кызы Шакирова;
күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм уку-тәрбия процессын үстерүдә һәм камилләштерүдә ирешкән уңышлары өчен «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Саба мәктәп-интернаты» директоры Диләрә Бәдертдин кызы Нуриева;
авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Саба” җәмгыятенең “Сатыш" бүлекчәсе тракторчылары Ринат Наил улы Вәлиев һәм Маннур Васил улы Гәрәев;
социаль яклау системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Тургай” приюты баш бухгалтеры Гөлия Хәнип кызы Закирова;
Мәгариф системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм үсеп килүче буынны укытуда һәм тәрбияләүдә ирешкән уңышлары өчен Мичән төп мәктәбенең туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Нәкыйф кызы Зарипова, Килдебәк урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ләйсән Миңнемөхәммәт кызы Абдуллина, Олы Кибәче урта мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Гүзәлия Рамил кызы Газизова, Эзмә урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Давыдова Татьяна Анатольевна, Мамалай авылының "Кояшкай" балалар бакчасы мөдире Айгөл Фларит кызы Хәйруллина, мәгариф идарәсе муниципаль казна учреждениесе методисты Айгөл Марат кызы Шәмсевәлиева Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районның салым системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы буенча 10нчы Федераль салым хезмәте районара инспекциясенең гомуми тәэмин итү бүлегенең баш дәүләт салым инспекторы Лилия Исмәгыйл кызы Даминова Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев